Казан тирәли боҗралы тимер юл хәрәкәтен оештыру проекты буенча эш дәвам итә

2013 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

      2012 нче елның 11 декабрендә Мәскәүдә Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович рәислеге астында 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты уздыру өчен транспорт инфраструктурасы объектларын әзерләү буенча киңәшмә булып узды, атап әйткәндә Казан тирәли боҗралы тимер юл хәрәкәтен оештыру.

      Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән “РТЮ” ААҖ филиалы – Горький тимер юлы һәм “Нижегороджелдорпроект” проектлар институты белән берлектә Казан шәһәрендә боҗралы тимер юл хәрәкәтен оештыру проекты концепциясен формалаштыру буенча эш дәвам итә. Кыска вакыт эчендә барлык кызыксынган яклар белән киңәшмә уздыру планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International