Таксистлар 1 февральгә үз автомобильләренең төсләрен закон таләпләренә туры китерергә тиешләр

2013 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

      “Комсосмольская правда – Татарстан” газетасы редакциясендә пресс-конференция булып узды, анда җиңел таксига карата закон таләпләре турында фикер алыштылар. Аның эшендә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Марат Айзатуллин һәм ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Радик Рамазанов, һәм шулай ук таксомотор хезмәтләре вәкилләре катнашты.

      Марат Айзатуллин хәбәр итүенчә, Татарстанда җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен 7425 рөхсәт язуы бирелгән. Рөхсәт язуын алганда таксистның транспорт чарасы закон таләпләре буенча җиһазландырылган булырга тиеш. Автомобиль түбәсендә кызгылт сары төстәге тану фонаре, кузовның ян өслегендә контраст төстәге “шашкалар” куелган булырга тиеш. Шулай ук  җиңел таксиның алдагы панелендә йөртүченең уң ягында җиңел такси белән файдалану өчен түләү шартлары турында мәгълүмат, фотография белән йөртүченең визит карточкасы, пассажирлар һәм багаж ташуны тормышка ашыру буенча тикшерүне тәэмин итүче әгъзаның атамасы, адресы, элемтә өчен телефоны куелырга тиеш.

      Пресс-конференция барышыда Марат Айзатуллин ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының рөхсәт язуы алган ташучыларның эшчәнлеген контрольдә тотуы турында искә төшереп үтте. Таләпләрне бозган өчен җитди штрафлар каралган. Шулай итеп, йөртүчегә җиңел такси салонында тиешле мәгълүмат булмаган очракта 1000 сум штраф салыначак, хезмәттәге шәхескә  - 10000 сум, юридик шәхескә – 30000 сум. Пассажирга касса чегы яисә бланк формасындагы квитанция бирелмәсә йөртүчегә 1000 сум күләмендә административ штраф салына, хезмәттәге шәхесләргә  - 10000 сум, юридик шәхесләргә – 30000 сум. Транспорт чарасында кузовның ян өслегендә контраст төстәге “шашкалар” һәм түбәсендә тану фонаре булмаса йөртүчегә 3000 сум күләмендә административ штраф салыначак, хезмәттәге шәхесләргә – 10000 сум, юридик шәхесләргә – 500000 сум.

      «Татарстан Республикасы территориясендә җиңел таксиларда пассажирлар йөртү һәм багаж ташу турында» 2011 елның 10 октябрендәге
77-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы буенча 2013 елның 1 гыйнварыннан җиңел такси кузовы төсенә таләпләр үз көченә керде – ул ак яисә сары төстә булырга тиеш. Марат Айзатуллин Татарстанда рөхсәт язуы алган автомобильләрнең 4,5 меңнән күбрәге таләп ителгән төсләргә туры килми дип хәбәр итте. Барлык ташучыларга, әлеге закон таләпләрен бозуны 2013 елның 1 февраленә кадәр бетерү кирәклеге турында хатлар җибәрелде. Күрсәтмәне үтәмәгән очракта рөхсәт язуы суд аша гамәлдән чыгарылачак.
    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International