Бүген Татарстанда 7425 легаль таксистлар эшли

2013 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе
      Татарстанда җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен рөхсәт кәгазе бирү дәвам итә, ул 2011 елның 8 декабрендә башланган иде. Республикада 2013 нче елның 10 гыйнварына 7425 кеше рөхсәт кәгазе алды.

      Исегезгә төшерик, 2013 нче елның 1 гыйнварыннан такси төсенә таләпләр көченә керде. Әлеге вакыттан автомобиль кузовы ак яисә сары төстә булырга тиеш. Хәзер рөхсәт кәгазен бары тик бирелгән төсләрдәге автомобильләре булган, ташучылар гына ала алачак.  

      Элек таксистларга бирелгән рөхсәт кәгазе, закон буенча автомобильнең төсе туры килмәсә, гамәлдән чыгарылачак.

      Рөхсәт кәгазен алганда ташучы транспорт чарасын тикшерү өчен җиңел таксига таләп ителгән барлык атрибутика белән күрсәтергә тиеш - кызгылт сары төстәге тану фонаре, кузовның ян өслегендә контраст төстәге “шашкалар”. Җиңел таксиның алдагы панелендә йөртүченең уң ягында җиңел такси белән файдалану өчен түләү шартлары турында мәгълүмат, фотография белән йөртүченең визит карточкасы, пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны тормышка ашыру буенча тикшерүне тәэмин итүче әгъзаның атамасы, адресы һәм элемтә өчен телефоны куелырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International