Шәһәр пассажирлар транспортында халыкны йөртү буенча дәүләт санитар күзәтүенең Методик күрсәтмәләре билгеләвенчә салонда елның салкын вакытында һава температурасының нормалары дәүләт стандартында күрсәтелгән. Аерым алганда, ГОСТ 8802-78 һәм ГОСТ 7495-74 буенча трамвай һәм троллейбус салоннарында һава температурасы тыштагыңа караганда 20ºС ка югарырак булырга тиеш. ГОСТ 20774-75 буенча тыштагы температура -15 тән -25ºС ка кадэр булган очракта автобус салоннарында температура +10ºС тан, тыштагы һава температурасы -40ºС ка кадэр төшкән очракта +5ºС тан да түбән булырга тиеш түгел.
Барлык төр җәмәгать транспорты җылыту система белән җиһазландырылган. Мәсәлән, НефАЗ-5299-30-22 маркалы автобуста биш җылыткыч каралган, берсе – йөртүче кабинасында, калганнары утырткыч астында салонның алгы, урта һәм арткы өлешләрендә торалар. ЛМ-134 маркалы трамвайда йөртүче кабинасында ике җылыткыч һәм салонда 13 җылыткыч бар. Тролза маркалы троллейбус биш җытыткыч белән җиһазландырылган.
Югарыда күрсәтелгән Методик күрсәтмәләр нигезендә транспорт хәрәкәт иткән вакытта уртача һава температурасы вентилятор 3 минут эшләгәннән соң салон үзәгендә 1,3-1,5 м биеклектә билгеләнә. Әмма, тукталышлар арасы зур булмауны исәпкә алып һәм пассажирларны төшерү өчен барлык ишекләрнең еш ачылулары сәбәпле, салонда температура нормадан читкә чыгарга мөмкин.