“Казан” халыкара аэропортында “1 А” Терминалының инфраструктурасы яхшыра

2013 елның 29 гыйнвары, сишәмбе
      1А Терминалында пассажирлар өчен “Американский бар и Гриль” (“АмБар”) милли Америка кухнясы рестораны ачылды. 56 утырту урыны булган ресторан эчке рейсларларның очып китүләрен көтү зонасында 2 нче катта урнашкан. Монда пассажирлар классик америка ашамлыклары белән гена түгел, башка кулинар традицияләр – итальян, мексика һәм хәтта техас хитлары белән дә ләззәтләнә алалар.

      Яңа терминалда барлыгы җәмәгать туклануының 9 пунктын булдыру каралган, аларның бишесе пассажирлар өчен эшлиләр инде. “АмБар”дан башка, “Иль Патио” итальян рестораны һәм “Costa Coffee” кофеханәсе бар.

      Эчке рейсларның очып китү секторында инде хәзер милли бүләкләр һәм сувенирлар алырга була. Монда эксклюзив башкаруда осталарның авторлык эшләре агачтан һәм күннән декоратив эшләнмәләр, яулыклар, милли киемнәрдән курчаклар, һәм шулай ук Универсиада символикасы белән лицензияле продукция тәкъдим ителгән.

      Пассажирлар аэровокзалның очып килү зонасында такси чакырту яисә автомобильны арендага алу хезмәте белән файдалана алалар. Очып китү зонасында багажны төрү каралган. 1А пассажир терминалы территориясендә “Сбербанк России”, “Ак Барс Банк” һәм “Спурт Банк” банкоматлары урнаштырылган, планда “Татфондбанк” һәм “Татинвестбанк” банкоматларын кую.

      “Казан” аэропортының халыкара секторында озак көтеп алган Duty Free кибете ачылды. Чит илгә очып китүчечеләр татлы ашамлыклар, парфюмерия, сыйфатлы исерткеч эчемлекләр һәм тәмәкене сизелерлек ташламалар белән ала алалар, чөнки, пошлинасыз сәүдә итүче кибет тәкъдим иткән товарларга салым салынмый. Мәйданы 250 кв.м булган тагын бер Duty Free кибете 2013 елның 1 кварталында халыкара очып китүләр залында 2 нче катта ачылачак.

      1А терминалы инфраструктурасы моннан соң да пассажирларга күбрәк хезмәт төрләрен тәкъдим итү максатыннан үстереләчәк. Иң якын планнарда – кассалар һәм валюта алыштыру пунктларын, басылып чыккак продукция һәм юлга кирәк-яракларны сату буенча киосклар, туристик-мәгълүмати үзәк, косметика һәм парфюмерия, шулай ук спорт һәм балалар киемнәре кибетләрен ачу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International