Камада Алабуга районы Покровское (Сентяк) саласы каршында урнашкан боз аша чыгу урыны рәсми рәвештә эшен дәвам итә. Елга аша кичү Яр Чаллы аша узган Түбән Камадан Казанга яки Мамадышка кадәр баручы юл белән чагыштырганда, сизелерлек итеп – 100 км якын юлны кыскартырга мөмкинлек бирә.
Елга аша кичүне оештыручылар сезонга яхшы хәзерләнгәннәр: ике ярга да чыгу урыннарын яхшы хәлдә тоталар, шулай ук боз аркылы чыгу урынының үзен дә. Аның аркылы бару, әлбәттә, түләүле – бер якка 150 сум. Кар беткәч оештыручылар елга аша кичүне паром белән чыга торган итеп үзгәртергә планлаштыралар.