ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 нче елның гыйнварыннан Әлмәт халкының “АК БАРС БАНК” ААҖ банкоматлары аша транспорт карталарын тулыландыру мөмкинлеге бар.

Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 168 автобус чыкты.


22
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында чираттагы баланс комиссиясе утырышы булып узды.

«Ак Барс Аэро» авиакомпаниясе Мәскәү - Түбән Новгород һәм Түбән Новгород - Ростов-на-Дону юнәлешләрендә яңа рейслар ача.

“Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе төзекләндерү эшләре бару сәбәпле 5 февральдә 6432 нче Казан-Бирюли, 6475 нче Бирюли-Васильево һәм 6923 нче Кизнер-Казан шәһәр яны поездларының расписаниеләре үзгәрәчәген хәбәр итә.
Федераль юлларда 119 берәмлек юл техникасы дежур тора, төбәк юлларында – 178. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары күперләре нормаль хәлдә.
«Ак Барс Аэро» түбәнкамалыларгаУралга яңа юнәлешләр тәкъдим итә: Түбән Кама-Екатеринбург-Яңа Уренгой.
«Ак Барс Аэро» 25 гыйнвардан чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә яңа Казан-Белгород рейсы ача.

21
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында үткән түгәрәк өстәл утырышында Татарстан территориясендә асфальт-бетон катнашмаларга полимер-битумлы үзле өстәлмәләр җитештерү перспективалары турында сөйләштеләр.

«Казан» халыкара аэропортының 2013 нче елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча 1 млн. 847 мең 258 пассажирга хезмәт күрсәтелгән, бу 2012 елдагыга караганда 24,2% күбрәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International