Хезмәт хакы буенча бурычы булган транспорт предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге каралды

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
     Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Лаеш һәм Бөгелмә башкарма комитетлары вәкилләре катнашында чираттагы баланс комиссиясе утырышы булып узды.
     Утырышта хезмәт хакы буенча һәм барлык дәрәҗәдәге бюджетларга бурычы булган “Ак Барс Аэро” ААҖ, “Татарстан” Авиакомпаниясе” ААҖ, “Бөгелмә” Аэропорты” ҖЧҖ транспорт предприятиеләренең 2013 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды. Шулай ук катнашучылар “Содружество” ААҖ башкаручы шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар ташуга чыгымнарны оптимальләштерү мәсьәләсе турында фикер алыштылар.
Баланс комиссиясе утырышында тиз арада хезмәт хакы буенча булган бурычларны түләп бетерү буенча мөһим булган чаралар һәм вакыт билгеләнде. Предприятиеләргә эшчәнлекнең төп производство һәм финанс-икътисади күрсәткечләрен яхшырту буенча башкарган эш нәтиҗәләре турында 15 февральгә кадәр хәбәр итәргә йөкләмә бирелде.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International