«Казан» халыкара аэропорты 2013 нче елда ике миллионга якын пассажирга хезмәт күрсәтте

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе
      «Казан» халыкара аэропортының 2013 нче елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча 1 млн. 847 мең 258 пассажирга хезмәт күрсәтелгән, бу 2012 елдагыга караганда 24,2% күбрәк. Иң күп пассажирлар саны июль аенда булган – 222645 пассажир (2012 елның июль ае белән чагыштырганда 38% арткан).
      Үткән ел белән чагыштырганда халыкара линияләрдә пассажирлар агымы 30,3% арткан (938 мең 543 пассажирга кадәр), эчке линияләрдә - 18,5% (908 мең 715 пассажирга кадәр).
      Ел дәвамында очулар географиясен киңәйтү, пассажирлар өчен хезмәт күрсәтү спектрын арттыру буенча авиаташучылар беләни өзлексез эш алып барылды, болар барысы да пассажирлар агымын арттыруга ярдәм итте.  
      2013 елда аэропортның маршрутлар челтәрендә 70 юнәлеш исәпләнде, алар буенча очуларны 30 Россия һәм чит ил авиакомпанияләре башкарды.
      Үткән елда пассажирлар агымы буенча лидер итеп Мәскәү билгеләнде, әлеге юнәлештә 691 мең 453 пассажирга хезмәт күрсәтелде. Икенче урында – Анталья, 213 мең 263 пассажир ял итү өчен төрек курортын сайлады.
      2013 елның 12 аена “Казан” аэропортыннан самолетларның очу саны 13317 тәшкил итте, бу 2012 елның 12 аеннан 30,1% артыграк.    

      2013 нче елның декабрь аена «Казан» халыкара аэропортында пассажир агымы 128 мең 490 пассажир тәшкил итте, бу үткән ел күрсәткечләреннән 13,5% күбрәк. Халыкара һава линияләрендә пассажирлар агымы 18,5% артты һәм 60 мең 740 кеше тәшкил итте, эчке юнәлешләрдә 9,5% үсте һәм 67 мең 750 пассажир тәшкил итте. 2013 елның декабрендә самолетларның очу саны 1144 тәшкил итте, 2012 елның декабре белән чагыштырганда 40,9% артыграк.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International