«Ак Барс Аэро» авиакомпаниясе маршрутлар челтәрен киңәйтә

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
«Ак Барс Аэро» 25 гыйнвардан чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә яңа Казан-Белгород рейсы ача.
 
 Шимбә көннәрендә Казаннан очыш 12.40, Белгородта 14.25 була. Белгородтан Казанга 21.25 очып китә, Татарстан башкаласына 22.25 килә. Пассажирлар Белгородтан Калининградка да оча алалар, очыш 15.15. Калининградка 16.25 төшүе планлаштырыла. Калининградтан кире юнәлештә 17.15 очып китә, Белгородка 20.25 килә.
 
Чәршәмбе көннәрендә Казаннан очыш 01.20, Белгородка 03.05 килә. Очыш кире юнәлештә 09.45, Казанга 11.30 төшә.
 
Белгородтан самолет 03.50 очып китә, Калининградка 05.00 төшүе планлаштырыла. Калининградтан кире юнәлештә 05.50 оча, Белгородка 09.00 килә.        
 
Казанлылырның дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә Астраханьга очу мөмкинлекләре бар. Очыш Казаннан 12.20, 14.20 килеп җитә, Астраханьнан Казанга очышлар сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 15.10, 17.00 килә.
   
Расписание гамәлгә 2014 нче елның 25 гыйнварыннан 29 мартына кадәр керә. Авиабилетларны шәһәр кассаларында һәм авиакомпания сайтында сатып алырга була. Тулы мәгълүмат 8 800 555 39 93 телефоны аша.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International