Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында автомобиль юлларының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 10 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 11 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Узган тәүлектә автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 110 автобус чыкты.
      Федераль юлларда 119 берәмлек юл техникасы дежур тора, төбәк юлларында – 178. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары күперләре нормаль хәлдә.
      Казан аэропортыннан 69 рейс башкарылды, шул исәптән 12 – чартер, 15 – халыкара рейслар. 1962 пассажир озатып җибәрелде, Татарстан башкаласына 2071 пассажир килде.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 35 рейс башкарды.
      22 нче гыйнварга Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада һава торышы: аязучан болытлы һава көтелә, тотрыксыз җил, урыны белән бераз кар, томан, юлларда бозлавык. Температура көндез -12 -17 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International