Төзекләндерү эшләре бару сәбәпле 5 февральдә өч шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрә

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
“Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе төзекләндерү эшләре бару сәбәпле 5 февральдә 6432 нче Казан-Бирюли, 6475 нче Бирюли-Васильево һәм 6923 нче Кизнер-Казан шәһәр яны поездларының расписаниеләре үзгәрәчәген хәбәр итә.
6432 нче Казан-Бирюли һәм 6475 нче Бирюли-Васильево поездлары Биектау станциясенә кадәр хәрәкәт итәчәк.
6923 нче Кизнер-Казан поезды Бирюли-Ометьево участогында үзгәргән расписание буенча хәрәкәт итәчәк: Бирюли 11:27, аннан соң тукталышсыз Компрессор заводы станциясенә кадәр 11:56-11:57, Ометьево 12:05-12:06, аннан соң гамәлдәге расписание буенча.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында тулы мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” ААҖнең www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International