Татарстан Республикасында асфальтка полимер өстәлмәләр җитештерергә тәкъдим ителде

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе
      Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында үткән түгәрәк өстәл утырышында Татарстан территориясендә асфальт-бетон катнашмаларга полимер-битумлы үзле өстәлмәләр җитештерү перспективалары турында сөйләштеләр. Түгәрәк өстәл ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәиселегендә үтте. Шулай ук утырышта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “Нижнекамскнефтехим” ААҖ Директорлары советы рәисе Владимир Бусыгин, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин һәм нефть химиясе, юл төзелеше өлкәсендә башка белгечләр катнашты.
      “MASSENZA” Италия компанияләре төркеме генераль директоры Диего Массенза “MASSENZA” җайланмасында полимерлы-битумлы үзле өстәлмәләр җитештерү технологиясе турында сөйләде. Ул асфальт-бетон катнашмасына полимер-битумлы үзле өстәлмәләр кертү өстенлекләре турында хәбәр итте, бу, колеялар һәм ярыклар барлыкка килмәү сәбәпле, агымдагы ремонт эшләренә чыгымнарны шактый күләмдә киметергә, шулай ук хезмәт итү вакытын 2 тапкырга арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
      Россиядә “Газпромнефть” ААҖ, аерым алганда, Омск нефть эшкәртү заводы полимер-битумлы үзле өстәлмәләрне алдынгы җитештерүче булып тора, анда “MASSENZA” комплекслы эмульсия-модификация җайланмасы урнаштырылган.
     Түгәрәк өстәлдә катнашучылар ТРда асфальт-бетон катнашмаларга полимер-битумлы үзле өстәлмәләр җитештерүне оештыру мөмкинлеге турында сөйләштеләр. Белгечләр фикеренчә, республика тиешле күләмдә чыганак базасына ия – ТРда табигый битумны чыгаралар, ә кирәкле полимерларны нефть химиясе предприятиеләрендә җитештерергә була.
      ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов утырышка нәтиҗәләр ясап, тәкъдим ителгән технологияләрнең перспективаларын һәм аларны куллану мөмкинлекләрен җентекләп өйрәнү өчен, аларны тәҗрибә рәвешендә ТРның юл хуҗалыгында кулланып карарга кушты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International