Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында автомобиль юлларының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 9 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 1 кеше һәлак булган һәм 14 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 168 автобус чыкты.
      Федераль юлларда 116 берәмлек юл техникасы дежур тора, төбәк юлларында – 167. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары күперләре нормаль хәлдә.
      Казан аэропортыннан 51 рейс башкарылды, шул исәптән 11 – чартер, 17 – халыкара рейслар. 1890 пассажир озатып җибәрелде, Татарстан башкаласына 1720 пассажир килде.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 41 рейс башкарды.
      23 нче гыйнварга Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада һава торышы: урыны белән кар, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура көндез -13 -18 гр.. Юлларда бозлавык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International