ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстанда гыйнвар-май айларында 2,7 миллионнан артык пассажирга хезмәт күрсәтелгән, шул исәптә 435 мең федераль һәм төбәк ташламаларга ия булучы пассажирлар һәм 397 мең студентлар һәм мәктәп укучылары.
20 июньдә ремонт эшләре башкару сәбәпле 2 шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк.6363 нче Казан-Албаба (04.22 китә – 06.15 килә) һәм 6321 нче Казан-Паратск (06.05 китә – 07.26 килә) поездлары ВРД т.п., Займище т.п. һәм 774 км т.п. станцияләрендә тукталышсыз  хәрәкәт итәчәк.
Очышлар 18 августтан сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә 100 урынлы Embraer 190 самолетларында башкарылачак.
1 июльдән Казан-Волжск-Казан юнәлешендәге 6327/6322 нче поезд Паратск станциясенә кадәр хәрәкәт итәчәк, Паратск-Волжск участогында расписаниедән алына.
Казан аэропортыннан 82 рейс башкарылган, шул исәптә 22 чартер, 24 халыкара рейслар. 3769 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3412 кеше килгән.

10
июнь, 2014 ел
сишәмбе
7 июньдә Италия авиакомпаниясе Казан аэропортыннан Риминига беренче рейсны башкарды.
Татарстан Республикасы территориясендә үткән тәүлектә 72 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 62 очрагы, 86 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 710 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
Русия көнен бәйрәм итү чорында пассажирларга хезмәт күрсәтүне яхшырту өчен “Көньяк” автовокзалы 8 юнәлеш буенча муниципалитетлар арасында өстәмә рейслар оештыра.
18 нче июньнән № 6421 Сосновка – Казан һәм № 6422 Казан – Арча поездлары үзгәртелгән график буенча хәрәкәт итәчәк.
10-20 июнь көннәрендә Татарстанда «Мотоцикл» ункөнлеге уза. Чарада патруль мотоциклларында юл-патруль хезмәте нарядлары җәлеп ителәчәк. Ункөнлек барышында үзләренең транспорт чараларын тиешле тәртиптә теркәмәгән мотоциклчыларга аерым игътибар бирү күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International