20 июньдә Казан-Албаба һәм Казан-Паратск шәһәр яны поездлары өч тукталышсыз хәрәкәт итәчәк

2014 елның 11 июне, чәршәмбе
      20 июньдә ремонт эшләре башкару сәбәпле 2 шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк.
      6363 нче Казан-Албаба (04.22 китә – 06.15 килә) һәм 6321 нче Казан-Паратск (06.05 китә – 07.26 килә) поездлары ВРД т.п., Займище т.п. һәм 774 км т.п. станцияләрендә тукталышсыз  хәрәкәт итәчәк.
      Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” ААҖнең www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International