“Көньяк” автовокзалы 11-12 июньдә муниципалитетлар арасындагы юнәлешләр буенча өстәмә рейслар оештыра

2014 елның 10 июне, сишәмбе
Русия көнен бәйрәм итү чорында пассажирларга хезмәт күрсәтүне яхшырту өчен “Көньяк” автовокзалы 8 юнәлеш буенча муниципалитетлар арасында өстәмә рейслар оештыра.
11-12 июньдә уңайлы автобусларда Базарлы Матак, Түбән Кама, Норлат, Чирмешән, Болгар, Читсай, Әлмәт һәм Лаешка китәргә була.
Шулай ук автовокзал 13 июньнән Соль-Илецкига сезонлы автобус маршруты оештыра. Автобуслар һәр җомгада “Көньяк” автовокзалыннан 19.00 сәгатьтә китәчәк, Соль-Илецкидан шимбә көннәрендә 16.00 сәгатьтә. Юл бәясе (ике якка) 1700 сум. Маршрутта 43 кеше сыйдырышлы уңайлы автобуслар хезмәт күрсәтәчәк.
Тулырак мәгълүматны автовокзалның белешмәләр хезмәте телефоны 2 373 323 аша белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International