Агымдагы елның 5 ае эчендә Татарстанда “Содружество” ААҖ шәһәр яны пассажир компаниясе 2,7 млн. пассажирга хезмәт күрсәткән

2014 елның 11 июне, чәршәмбе
      2014 елның 5 аенда шәһәр яны тимер юл транспорты белән 4,5 млн. пассажир файдаланган, шул исәптә 716 мең тирәсе федераль һәм төбәк ташламаларга ия булучы пассажирлар һәм 628 мең студентлар һәм мәктәп укучылары. Шәһәр яны тимер юл транспорты Татарстан Республикасы халкы арасында бик популяр. Шулай итеп, Татарстанда гыйнвар-май айларында 2,7 миллионнан артык пассажирга хезмәт күрсәтелгән, шул исәптә 435 мең федераль һәм төбәк ташламаларга ия булучы пассажирлар һәм 397 мең студентлар һәм мәктәп укучылары.
      Исегезгә төшерәбез, “Содружество” ААҖ шәһәр яны пассажир компаниясе Горький тимер юлына кергән РФ 9 субъекты территориясендә хезмәт күрсәтә, шул исәпкә Татарстан Республикасы да керә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International