9 июньдә республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 62 очрагы ачыкланган

2014 елның 10 июне, сишәмбе
      Татарстан Республикасы территориясендә үткән тәүлектә 72 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның
62 очрагы, 86 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 710 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
      Июньнең 9 көне эчендә республикада 142 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Нәтиҗәдә, 18 кеше һәлак булган һәм 178 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International