Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 11 июне, чәршәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 8 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 12 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 320 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 82 рейс башкарылган, шул исәптә 22 чартер, 24 халыкара рейслар. 3769 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3412 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 60 рейс башкарган.
      11 нчы июньгә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада аязучан болытлы һава көтелә, көньяк-көнбатыштан төньякка күчүче талгын җил, яшенле яңгыр. Температура көндез +20 +25 гр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International