18 июньнән Сосновка-Казан һәм Казан-Арча шәһәр яны поездларының расписаниеләре үзгәрә

2014 елның 10 июне, сишәмбе
18 нче июньнән № 6421 Сосновка – Казан һәм № 6422 Казан – Арча поездлары үзгәртелгән график буенча хәрәкәт итәчәк.
Сәгать 03.55тә юлга чыгып, сәгать 07.45тә билгеләнгән урынга килеп җитә торган № 6421 Сосновка – Казан поезды үзгәртелгән расписание буенча хәрәкәт итәчәк. Үзгәрешләр Компрессор заводы – Казан участогында, "Компрессорный", "Новаторов", "Ометьево", "Ометьево-2", “Вахитово” тукталыш платформаларына кертелгән. Казанга поезд сәгать 7.45тә килеп җитә.
Сәгать 07.31дә юлга чыгып, сәгать 9.08дә билгеләнгән урынга килеп җитә торган № 6422 Казан – Арча поезды "Вахитово", "Ометьево-2", "Ометьево", "Новаторов", "Компрессорный", "Дербышки" станцияләрен узып, Казан-Дәрвишләр участогында үзгәртелгән расписание нигезендә хәрәкәт итә, алга таба - гамәлдәге расписание буенча.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” ААҖнең www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International