“Finnair” авиакомпаниясе августта Казан аэропортыннан Хельсинкига регуляр рейс ача

2014 елның 11 июне, чәршәмбе
“Finnair” авиакомпаниясе августта “Казан” халыкара аэропортында  Хельсинки-Казан-Хельсинки яңа маршруты ача. Очышлар 18 августтан сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә
100 урынлы Embraer 190 самолетларында башкарылачак. Самолет Казаннан 04.25 очып китә, Хельсинкига 06.05 килә. Кире якка 23.55 оча, Казан аэропортына 03.25 килә. Очу вакыты
 2,5 сәгать тәшкил итә. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт.
Билетларны авиакомпаниянең www.finnair.com сайтында, аэропорт һәм Казан шәһәре авиакассаларында, он-лайн сату сайтларында сатып алырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International