21 июньдә Казанның Каенлыктагы төп Сабан туена электричкада барырга мөмкин

2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе
      21 июньдә Казанда татар халык бәйрәме Сабан туе Идел буе районы Тынычлык бистәсе каенлыгында, Аккош күле урман-парк зонасында һәм Дәрвишләр бистәсе каенлыгында узачак.
      Тынычлык бистәсендә Сабан туеның үзәк мәйданында бәйрәм сәгать 11дә башлана. Анда электричкада да бару мөмкин – кунакларга уңайлы булсын өчен бу көнне 2 поезд билгеләнгән:
- Казан-Каенлык юнәлешендәге 6706 нчы поезд: Казаннан 10.15 сәгатьтә кузгала һәм каенлыкка 10.29 сәгатьтә барып җитә;
- Каенлык-Казан юнәлешендәге 6705 нче поезд: 14.35 сәгатьтә кузгала һәм 14.46 сәгатьтә Казанга кайтып җитә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International