17 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә 34 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2014 елның 18 июне, чәршәмбе
      17 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә 34 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 70 очрагы, 83 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 768 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
      Республикада июньнең 17 көне эчендә 235 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 22 кеше һәлак булган һәм 298 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International