Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 18 июне, чәршәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 16 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 19 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 312 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 59 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 20 халыкара рейслар. 3182 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3401 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 56 рейс башкарган.
      18 нче июньдә республикада күп кенә районнарда яңгыр көтелә, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез +18 +23 гр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International