18 июньнән расписаниедә Столбище поселыгына кадәр шәһәр яны поездлары барлыкка килде

2014 елның 18 июне, чәршәмбе
6304 нче Свияжск-Казан һәм 6001 нче Казан-Свияжск юнәлешендәге ике шәһәр яны поезды Столбище тукталышы платформасына кадәр озайтылды.
Шулай ук ике яңа маршрут билгеләнде: Казан-Столбище (6704 нче поезд) һәм Столбище-Казан (6703 нче поезд).
Казан-Столбище маршруты буенча йөрү бәясе 18 сум тәшкил итә.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” ААҖнең www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International