Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын җәй көне карап тоту буенча эшләр дәвам итә

2014 елның 18 июне, чәршәмбе
Республикада төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын җәй көне карап тоту буенча эшләр дәвам итә.
Автомобиль юлларын һәм күпер корылмаларын карап тоту белән республиканың 8 юл предприятиесе шөгыльләнә - «Каздорстрой» ААҖ, «Татавтодор» ААҖ, «Алексеевскдорстрой» ААҖ, «Татнефтедор» ҖЧҖ, «Чистопольский автодор» ҖЧҖ, «БРУС» ҖЧҖ, «МДСУ-1» ҖЧҖ һәм «Шешмадорстрой» ҖЧҖ.
Бүгенге көнгә төбәк юлларында 45 393 тонна асфальт-бетон кулланып  368 мең кв. метрдан артык мәйданда чокырлар ямалган.
Аеруча игътибар хәрәкәт иминлеген арттыруга бирелә. 2014 елда бу максаттан 9152 сигналлы баганалар җиһазландырылган һәм 3470 алыштырылган, 1221 юл билгесе куелган, 2 автопавильон төзелгән һәм башкалар.    
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International