Казан аэропортында «Непоседа» балалар уен комплексы ачылды

2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе
      «Казан» халыкара аэропортының 1А Терминалында кечкенә пассажирлар һәм кунаклар өчен «Непоседа» балалар уен комплексы ачылды.
      Комплекс күңелле уеннар, уңайлы ял итәр өчен барлык кирәк-яраклар белән җиһазландырылган. Уен зонасы 12 яшькәчә балаларга каралган. Комплекс тәүлек буе эшли, түләүсез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International