Автомобиль юлы 2014 елга Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы юлларында юл эшләре программасы кысаларында төзелде һәм IV техник категория нормативы буенча һәрберсе 3,5 м киңлектәге ике хәрәкәт полосасы белән проектланды.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 65 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 75 очрагы, 67 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 661 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында расписание буенча 274 автобус чыккан.
“Казанның ишегаллары территорияләрендәге квартал эчендә йөрү юллары торышын норматив халәткә китерү” программасына республика бюджетыннан 500 миллион сум бүлеп бирелгән.