Спас районында “Өчкүл авылы – Балымер” автомобиль юлы капиталь төзекләндерелде

2014 елның 12 сентябре, җомга
     Юл IV техник категория нормативы буенча ике хәрәкәт полосасы белән проектланды, аның озынлыгы 7,760 км тәшкил итә. Төзекләндерелгән өлеш Балымер, Полянки һәм Кирпичный торак пунктлары халкына йөрүне җиңеләйтте. Шулай ук Балымер авылына 940 м озынлыкта асфальт-бетон түшәлгән төшү юлы төзелде. Авыл халкы карары буенча, юл балалар бакчасына кадәр сузылды.
Төзекләндерү эшләре барышында 72 юл билгесе, 249 сигнал баганалары куелды һәм 3 тукталыш павильоны җиһазландырылды.
Объектның генподрядчысы - “Алексеевскдорстрой” ААҖ, проект төзүчесе - “Спецдорпроект” ҖЧҖ.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International