«Казан» халыкара аэропортының пассажирлар агымы җәйнең 3 аенда үткән ел белән чагыштырганда артты

2014 елның 15 сентябре, дүшәмбе
«Казан» халыкара аэропорты пассажирлар агымы артуның уңай динамикасын күрсәтә – җәйнең 3 аенда эшләү нәтиҗәләре буенча 632142 пассажирга хезмәт күрсәтелгән.
 
Халыкара линияләрдә июнь-август айларында пассажирлар агымы 344985 кеше тәшкил итте. Бу узган ел белән чагыштырганда 4442 пассажирга күбрәк. Эчке һава юнәлешендә әлеге чорда 287157 пассажирга хезмәт күрсәтелгән, бу үткән елның шул ук чорыннан 4437 пассажирга күбрәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International