ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин 2014 нче елгы эшчәнлеккә йомгак ясап, агымдагы 2015 нче елга яңа бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында Казан транспорт системасының аерылгысыз өлеше булып шәһәрне аэропорт белән тоташтыручы интермодаль тармак торуын билгеләп үтте.
Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының “Татарстан Республикасы транспорт комплесының 2014 нче елгы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2015 нче елга бурычлар билгеләү”гә багышланган киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Коллегиядә ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт катнашты.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 32 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 87 очрагы, 71 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 656 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 227 автобус чыккан. Республика юлларында 212 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 109.

28
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Узган тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 24 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 87 очрагы, 66 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 772 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 220 автобус чыккан.  Республика юлларында 208 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 105.

27
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
2014 елда Куйбышев тимер юлында тимер юл транспорты эшчәнлегенә законсыз тыгылу турында 62 акт теркәлгән. Алар арасында террорчылык характерындагы билгеләр белән очраклар күренә, шул исәпкә террорчылык акты белән янап килгән 5 хәбәр керә.
“Көньяк” автовокзалыннан Казан-Тольятти юнәлешендә көн саен йөри торган яңа рейс оештырылды. Кузгалып китү вакыты – 10.30.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 233 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 16 тапкыр тизлек режимы бозылган һәм маршруттан тайпылуның 75 очрагы теркәлгән. Республика юлларында 212 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 109.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 38 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 65 очрагы, 76 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 676 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International