Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 233 автобус чыккан.Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 16 тапкыр тизлек режимы бозылган һәм маршруттан тайпылуның 75 очрагы теркәлгән.
 
Республика юлларында 212 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 109.
 
Казан аэропортыннан 49 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 11 халыкара рейслар. 1351 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1366 кеше килгән.
 
27 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә, кайбер районнарда кар явачак, көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура -12 -17 гр. Юлларда бозлавык.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International