26 гыйнварда республика юлларында 676 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
Республикада үткән тәүлектә 8 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше үлгән һәм 10 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 38 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 65 очрагы, 76 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 676 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Гыйнварның 26 көнендә республикада 243 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 15 кеше һәлак булган һәм 331 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International