2014 елда Куйбышев магистралендә тимер юл транспорты эшчәнлегенә законсыз тыгылу турында 62 акт теркәлгән

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
2014 елда Куйбышев тимер юлында тимер юл транспорты эшчәнлегенә законсыз тыгылу турында 62 акт теркәлгән. Алар арасында террорчылык характерындагы билгеләр белән очраклар күренә, шул исәпкә террорчылык акты белән янап килгән 5 хәбәр керә.
          Шулай ук рельсларга чит предметлар куюның - 5, сигнализация һәм элемтә җайланмаларына зыян салуның 14 очрагы теркәлгән.
          2014 елда тимер юл транспорты объектларында шартлаучан матдәләр табылуның – 1, хуҗасыз калган шикле әйберләр табылуның 37 очрагы теркәлгән. 2 ату коралы, төрле калибрдагы 72 патрон, 2 шартлавы мөмкин булган предмет тартып алынган.
          Эчке эшләр органнары белән берлектә күрелгән чаралар нәтиҗәсендә 40 кеше кулга алынган, 11 җинаять эше кузгатылган.
          Хокук саклау органнарының билгеләнгән техник саклык чаралары кулланулары ярдәмендә 1 җинаять булдырмый калынган, 8 хуҗасыз калган шикле әйберләр табылган. Административ хокук бозган өчен 435 кеше кулга алынган.
          Куйбышев тимер юлы, тимер юл транспорты эшчәнлегенә законсыз тыгылуның, поездлар хәрәкәте куркынычсызлыгын шик астына куюын, административ һәм җинаять җаваплылыгына китерүен искәртә.
  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International