27 гыйнварда республика юлларында 24 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
Республикада үткән тәүлектә 7 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 32 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 24 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 87 очрагы, 66 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 772 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Гыйнварның 27 көне эчендә республикада 250 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 15 кеше һәлак булган һәм 340 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International