Утырыш Татарстан Республикасы транспорт комплесының узган елгы эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында фильм күрсәтү белән башланып китте. 2014 нче елда юл-транспорт комплексын гомуми финанслау күләме 37, 78 млрд сум тәшкил иткән. Республика бюджетыннан – 25,31 млрд сум, федераль бюджеттан – 11,61 млрд сум, 850 млн сум – муниципаль юл фондлары акчасы тотылган.
Татарстанда шәһәр яны су транспортында Идел һәм Кама елгаларында 8 маршрут буенча пассажирларга хезмәт күрсәтелә. 2014 елгы навигациядә 360 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән, бу 2013 ел күрсәткечләреннән 14% артыграк.
Татарстан Республикасы территориясендә тимер юл транспорты белән шәһәр яны юнәлешләрендә 6 млн 800 мең пассажир файдаланган.
Татарстан Республикасында Россия Федерациясенең терәк челтәренә керә торган региональ әһәмияттәге автомобиль юлларын үстерү һәм норматив хәлдә тоту буенча системалы эш дәвам итә. Республика территориясендә бу юлларның гомуми озынлыгы 1447,5 км тәшкил итә.
Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында Татарстан Республикасында төбәк юлларының сакланышын тәэмин итү буенча чираттагы киңәшмә узды. Аны ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы буенча Ространснадзор, «Главтатдортранс» ДКУ, Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе, «БДД» ДБУ, «КАМАЗ» ГАҖ вәкилләре катнашты. Видеоконференцэлемтә аша транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең дәүләт автомобиль һәм юл күзәтчелеге идарәсе башлыгы Ярослав Асташов, «Атом дата интеграция» һәм Идел буе федераль округы субъектлары вәкилләре катнашты.
2026 елның 25 мартыннан Татарстан Республикасының Мөслим районында «Идел»-Иске Айман – Октябрь М–7 автомобиль юлы буенча транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла.