“Казан-Аэропорт” интермодаль тармак, боҗралы тимер юл хәрәкәте проектын гамәлгә кертү кысаларында, яңа үсеш импульсы алачак

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе
          ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин 2014 нче елгы эшчәнлеккә йомгак ясап, агымдагы 2015 нче елга яңа бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында Казан транспорт системасының аерылгысыз өлеше булып шәһәрне аэропорт белән тоташтыручы интермодаль тармак торуын билгеләп үтте.
          2015 елда тарифлар арту сәбәпле “Ароэкспресс” ҖЧҖ Татарстан Республикасы территориясендә үз эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр. “Казан-Аэропорт” тимер юл маршрутында “Содружество” шәһәр яны компаниясе хезмәт күрсәтәчәк.
Төп максат – пассажирларны аэропортка җиткерү буенча хезмәт күрсәтүгә куелган сыйфат дәрәҗәсен саклап калу. Күрше регионнарны аэропорт белән бәйләүче өстәмә субъектара маршрутлар оештыру зарур. Министр сүзләренчә, исәп-хисапта – пассажирлар агымын арттырырга, шуның белән “Казан-Аэропорт” маршрутына төрле категория халык өчен тарифларны үтәрлек итеп 50 сумга кадәр киметергә.
          “Казан-Аэропорт” интермодаль тармак, боҗралы тимер юл хәрәкәте проектын гамәлгә кертү кысаларында, яңа үсеш импульсы алачак. Сүз, Яңа Аракчино станциясе янында төшү юлын төзү хакында бара. Ул башлангыч этапта шәһәр яны поездларына “Аэропорт - Казан 1 станциясе - Казан 2 станциясе” маршруты буенча хәрәкәт итү мөмкинлеге бирәчәк.
          Ленар Сафин әлеге проектларны гамәлгә кертүдә ярдәм күрсәтүләре өчен “РТЮ” ААҖ җитәкчелегенә һәм шәхсән Владимир Иванович Якунинга рәхмәтен белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International