Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 227 автобус чыккан.

Республика юлларында 212 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 109.

Казан аэропортыннан 62 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 18 халыкара рейслар. 1862 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2182 кеше килгән.

“Ак Барс Аэро” авикомпаниясе 53 рейс башкарган, аларның 2се һава шартлары начар булу сәбәпле тоткарланып килгән.

29 нчы гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә урыны белән кар явачак, җил көньяктан исә. Температура 0 -5 гр.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International