Республика юлларында 424 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 307.
“Көньяк” автовокзалы март бәйрәмнәрендә өстәмә рейслар оештыра: Нурлат, Түбән Кама, Чистай, Базарлы Матак, Чирмешән, Болгар һәм Тольятти. “Көнчыгыш” автовокзалыннан Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Байлар Сабасы юнәлешендә өстәмә рейслар оештырыла.
Татарстан Республикасы территориясендә 21 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 73 очрагы, 48 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 472 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Республика юлларында 416 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 299.
Узган җомгада XX «Иминлек һәм элемтә» форумы кысаларында “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч-2016” дигән VIII республика бәйгесе узды.
Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 1 нче марттан көн саен йөри торган 6925 нче номерлы Кизнер-Казан шәһәр яны поезды (Кизнердан 19:58 китә – Казанга 23:07 килә) өчен 804 нче чакрым тукталыш пунктында өстәмә тукталыш (22:34 – 22:35) оештырыла.
Республика юлларында 369 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 246.
24-28 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә 110 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 416 очрагы, 283 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1938 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Якынлашып килгән Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Горький тимер юлы полигонында шәһәр яны поездлары хәрәкәтенә үзгәрешләр кертеләчәк.
Бүген төзекләндерү эшләреннән соң федераль әһәмияткә ия Р-239 “Казан-Ырынбур” автомобиль юлының 173 нче чакрымында урнашкан Шишмә елгасы күпере буенча хәрәкәт ачылды.