24-28 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә 110 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 416 очрагы, 283 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1938 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Февральнең 28 көне эчендә республикада 271 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 18 кеше һәлак булган һәм 314 кеше төрле тән җәрәхәте алган.