Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 61 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 369 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 246.
Казан аэропортыннан 55 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 7 халыкара рейслар. 1780 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1298 кеше килгән.
29 нче февральдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, көньяк-көнбатыштан салмак җил. Температура: 0 - -5 гр.