Бүген төзекләндерү эшләреннән соң федераль әһәмияткә ия Р-239 “Казан-Ырынбур” автомобиль юлының 173 нче чакрымында урнашкан Шишмә елгасы күпере буенча хәрәкәт ачылды. Исегезгә төшерәбез, кичә гомуми кулланылыштагы Казан-Ырынбур федераль автомобиль юлының 173 нче чакрымында урнашкан Шишмә елгасы күперендә яр буе терәге җимерелде, шул сәбәпле, транспорт өчен хәрәкәт туктатылып торды. Вакытлыча әлеге участокны урап узу юлы оештырылган иде.
Агымдагы елда әлеге күпер капиталь ремонт планына кертелде.