“Көньяк” һәм “Көнчыгыш” автовокзаллары бәйрәм көннәрендә өстәмә рейслар оештыралар

2016 елның 1 марты, сишәмбе

“Көньяк” автовокзалы март бәйрәмнәрендә өстәмә рейслар оештыра: Нурлат, Түбән Кама, Чистай, Базарлы Матак, Чирмешән, Болгар һәм Тольятти. Өстәмә мәгълүматны (843) 237-33-23 телефон номеры аша алырга мөмкин.

“Көнчыгыш” автовокзалыннан Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Байлар Сабасы юнәлешендә өстәмә рейслар оештырыла. “Көнчыгыш” автовокзалының маршрутлар челтәре турында тулырак мәгълүматны белешмә хезмәтеннән
(843) 233-41-17 телефоны буенча белешергә мөмкин.

Кассалар сәгать 06.30 алып 18.30 кадәр эшлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International