Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 1 марты, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 245 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 39 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 416 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 299.

 

Казан аэропортыннан 57 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 4 халыкара рейслар. 1445 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1581 кеше килгән.

 

1 нче мартта республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы кар, көньяк-көнбатыштан талгын җил, бозлавык. Температура: -4 - +1 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International