Узган җомгада XX «Иминлек һәм элемтә» форумы кысаларында “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч-2016” дигән VIII республика бәйгесе узды. Бәйгене ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәме белән Төбәкара хезмәтне саклау ассоциациясе оештырды. Чара 2016 нчы елның 28 апрелендә уздырылачак Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланды.
Төбәкара хезмәтне саклау ассоциациясе бәйгене уздыруда актив катнашканы өчен ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгын Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Фотода: ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының хезмәтне саклау һәм экологик куркынычсызлык бүлеге җитәкчесе Светлана Черкасова.