Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 245 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 44 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 424 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 307.

 

Казан аэропортыннан 70 рейс башкарылган, шул исәптә 15 чартер, 11 халыкара рейслар. 1535 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1690 кеше килгән.

 

3 нче мартта республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, буран, көньяк-көнчыгыштан талгын җил, бозлавык. Температура: -3 - -6 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International