ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

1 июньнән «Татфлот» суднолар йөрү компаниясе Казаннан Болгар һәм Тәтеш рейсларына көндәлек хезмәт күрсәтүгә күчте.

Сарман муниципаль районында 1 августка кадәр Җәлил бистәсендәге Җиңүнең 30 еллыгы урамының 4 нче йортыннан («Девон» кафесы) 6 нчы йортына кадәр өлеше транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябылган. 

452/451 нче Адлер-Ижевск поездын билгеләү сәбәпле, 6 июньнән 6749/6750 нче Ижевск-Түбән Кама шәһәр яны поездының җәдвәле үзгәрәчәк.

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллективы «Логистика и Автоперевозки Татарстана» коммерцияле булмаган партнерлыгы мактаулы президенты Леонид Данилович Штейнберг вафат булу уңаеннан туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

2019 елның җәйге сезонында «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе туры рейс белән Ненец автономияле округын Татарстан Республикасы белән тоташтырачак.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 141 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 14 тапкыр тизлек режимы бозылган.


31
май, 2019 ел
җомга

1 июньнән көн саен йөри торган Мәскәү-Казан-Мәскәү автобус маршруты ачыла. 

Хәзер «Казан» халыкара аэропорты бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемен йөртәчәк, «Бигеш» аэропорты — «Түбән Кама нефть химиясе» җитештерү берләшмәсе директоры, СССРның химия һәм нефть эшкәртү сәнәгате министры Николай Лемаев исемен йөртәчәк.

Идел елгасында су биеклеге, алдагы тәүлек белән чагыштырганда, 13 см га арткан һәм 51,88 м билгесендә теркәлгән, Кама елгасында - 63,24 м, 1 см га кимегән.


30
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

1 июньнән «поезд плюс автобус» схемасы буенча Казан планетариена барып җитәргә мөмкин. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International