Казан елга портыннан Болгарга һәм Тәтешкә көндәлек рейслар оештырылган

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

1 июньнән «Татфлот» суднолар йөрү компаниясе Казаннан Болгар һәм Тәтеш рейсларына көндәлек хезмәт күрсәтүгә күчте.

2019 ел навигациясенә тиз йөрешле суднолар хәрәкәте җәдвәле нигезендә Казан елга портыннан 8.00 сәгатьтә Болгарга һәм Тәтешкә (Кама Тамагына кереп), шулай ук 9.00 сәгатьтә Болгарга кадәр көндәлек рейслар оештырылган.

Моннан тыш, «Татфлот» суднолар йөрү компаниясе шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Казаннан 10.00 сәгатьтә Болгарга кадәр өстәмә рейс кертергә планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International