«Содружество» шәһәр яны компаниясе Казан планетариена кадәр яңа туристик маршрут башлап җибәрә

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

«Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе мультимодаль туристик маршрутлар исемлеген киңәйтә. 1 июньнән «поезд плюс автобус» схемасы буенча Казан планетариена барып җитәргә мөмкин. Моның өчен «Обсерватория»  станциясенә кадәр барган теләсә кайсы шәһәр яны поездына утырырга кирәк. Станциядән планетарийга кадәр ярты сәгатькә якын хәрәкәт интервалы белән автобус йөриячәк. Кире якка шул ук маршрут белән кайтырга мөмкин. Казаннан планетарийга кадәрге сәфәрнең гомуми бәясе бер пассажирга 32 сум тәшкил итәчәк. Юл вакыты - 40 минут.

Туристлык юнәлешен үстерү - «Содружество» компаниясе үз алдына куйган өстенлекле бурычларның берсе. Шулай, 2018 елда ташучы Свияжск утрау-шәһәренә һәм Татарстан Республикасы Арча районының Кырлай авылына маршрутлар ачты.

Шәһәр яны поездларының җәдвәлен вокзалларда һәм тукталыш пунктларында, тәүлек буе 8-937-625-04-33 телефоны буенча, «Содружество» АҖ сайтында (https://sodruzhestvoppk.ru) һәм «Пригород» мобиль кушымтасында,  «Обсерватория» станциясеннән планетарийга кадәр автобус җәдвәлен 8-904-761-19-77 телефоны буенча белергә була.

Планетарийны карау алдан язылу буенча башкарыла.

Планетарийларга урыннар булу турында актуаль мәгълүматны түбәндәге телефоннар буенча алырга мөмкин: 8 (843) 259-13-06; 8 (843) 221-34-63; 8917898624.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International